"Хатирәләр - мәңгелек"

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. В,Юрин, Г.Сәлахова, Р.Гайнеева җитәкчелегендәге ансамбльләр сугыш чоры җырларын, көйләрен башкардылар, тирән эчтәлекле композиция башкардылар.
Йорт-интернатта яшәүчеләр арасында сугыш чоры балалары, тыл ветераннары да бар.  Арефьева Елена Григорьевна, Ильин Александр Арсентьевич, Павлова Нина Николаевна, Кузина Александра Владимировна, Шановалова Савнегей Ухтияровна, Хөснетдинова Рәйханә Хәлиулловна ул дәһшәтле көннәрнең тере шаһитлары.
Сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары тыл хезмәтчәннәренә үзләре иҗат иткән пейзажларын бүләк иттеләр. Йорт-интернатта яшәүчеләр дә, биредәге хезмәткәрләр дә балалар сәнгать мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына зур рәхмәт белдерделәр. Соңыннан истәлеккә бергәләшеп фотога төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International