Дару-техник чимал җыю буенча бәйге

2015 елның 10 апреле, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннеханов поручниеләре исемлеген тормышка ашырып, ТР кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми җыелышы нәтиҗәләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомумбелем бирү учреждениеләре арасында дару-техник чимал җыю буенча конкурс игълан итте. Татпотребсоюзның "Дару үләннәре" брошюрасын өйрәнеп, район мәктәпләре актив эшкә керештеләр. 
Апрель аенда укучылар нарат һәм каен бөреләре җыйсалар, язгы-җәйге чорда дару үләннәре һәм чәчәкләр җыюга керешәләр.
Конкурс 2015 елның декабренә кадәр барачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International