"Туган тел" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы тәмамланды

2015 елның 10 апреле, җомга
Әккәрәй урта мәктәбенең  чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Макарова ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” конкурсында район  данын яклап, “Иң яхшы эссе” номинациясендә  җиңү яулап кайтты.
Әлеге бәйгедә  Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән 97 кеше - ана теле укытучысы көч сынашкан.  Рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт телләрен укытучы 25 педагог финалга үткән.  Казан шәһәрендә ике көн дәвам иткән конкурсның очный турында ана теле укытучылары мастер-класс һәм үзләренең милли костюмнарын күрсәткәннәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International