Мал тыгызлыгы ягыннан караганда, районда 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә уртача 7 баш терлек кенә туры килә (республикада - 18). Алай да, хуҗалыкларыбыз кыш чыгарга җитәрлек итеп азык хәстәрли алмый. Бүген районның кайбер фермаларында терлекләргә ашатырга печән, хәтта салам гына да юк.
Киләсе елда малларны шулай азыксыз интектермәс өчен, язын азык культураларын күбрәк чәчәргә кирәк, ди белгечләр. Район башкарма комитетының киңәйтелгән утырышындагы чыгышлардан мәгълүм булганча, быел бөртекле һәм аксымга бай кузаклылар (борчак, вика) игүне арттыру ниятләнә. Шулай да хуҗалыкларда чәчәргә планланган борчак мәйданнары бары 847 гектар гына. Әле аның да 514 гектары “Лениногорск агрофирмасы” өлешенә туры килә.
-Терлекчелектә хәлләр шәптән түгел. Бу ел булган запасларны да “сыпырып” бетерде, - диде утырышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов. - Бүген “Чирмешәнагохезмәтләре” җәмгыятендә, “Кара Чишмә”дә, “Алга”, “Үтәмеш” хуҗалыкларында силос, сенаж юк. Саламнары да барлы-юклы гына. Бозаулар улагында печән “дефицит”.