Иске Элмәледә Иван Конев исемендәге призларга ярышлар узды

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Советлар Союзы Герое Иван Конев призына үткәрелгән районара баскетбол турнирында Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарыннан йөзгә якын яшь спортчы катнашты.
Турнир Иске Элмәле мәктәбе базасында үткәрелде, аның иганәчесе Владимир Муськин булды. 
Кызлар арасында беренче урында – Иске Элмәле, икенчедә – Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле мәктәпләренең җыелма командасы, өченчедә – Аксубай районы спортчылары. 
Егетләр арасында иң көчле уйнаучылар Ульяновка мәктәбеннән иде. Яңа Чишмә районы командасы – икенче, Иске Элмәле баскетболчылары – өченче урында. Чирмешәннең кадет интернат-мәктәбе егетләре дә уңышлы чыгыш ясадылар.
Турнирның иң яхшы уенчылары дип Максим Тимирясов (Ульяновка) һәм Кристина Рябкова (Иске Элмәле) танылдылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар бирелде.
Марина Захарова,
ярышларның сәркәтибе.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International