ТР рәсми порталының начар күрүчеләр өчен версиясе булдырылды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
2015 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы рәсми порталының начар күрүчеләр өчен эшләнгән версиясе дөнья күрде. 
Начар күрүчеләр өчен эшләнгән версиягә керү өчен уң яктагы өстәге махсус төймәгә басарга кирәк. Теләсә кайсы биттә әлеге версиягә күчеп була. Начар күрүчеләр өчен төп шрифтның үлчәмен үзгәртү һәм ике төсле палитраны көчәйтү мөмкинлеге ачыла. 
2015 елның өченче кварталында мондый мөмкинлек ТР муниципаль берәмлекләр порталында һәм ТРның барлык муниципаль берәмлекләре порталларында да тудырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International