"Евдокия Шевчук - ветеран хатын-кыз" күргәзмәсе ачылды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Әлеге экспозиция гвардия старшинасы Евдокия Шевчукның шәхси архивындагы документлар нигезендә оештырылды. Биредә Шешминка авылында туып-үскән ветеранның кызылармияче кенәгәсе, хәрби  билеты, госпитальдә бирелгән белешмәләре, орден кенәгәсе, Мактау грамоталары урын алган. Евдокия Емельяновнаның фронт юлы Мәскәүдән Берлинга чаклы. Ул күптөрле орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. РСФСРның атказанган доноры.
Күргәзмә 2015 елның май ахырына хәтле эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International