Чирмешәндә өмәләр үткәрелә

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Территорияләрдә чисталык урнаштыру максатыннан, 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт алды. Бу эшкә беренчеләрдән булып Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге, 46 санлы үзәк аптека, "Ромашка" балалар бакчасы, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе хезмәткәрләре керештеләр. 
Күтәмә авыл җирлегендә яшәүчеләр дә икеайлыкның беренче көннәреннән үк өмәгә чыктылар. 
Санитар икеайлык май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әмма районда Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр тәртип урнаштыру кирәк. Оешмалар, предприятиеләр, укучылар, районда яшәүчеләр көн саен өмәләргә чыгалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International