1 нче Чирмешән мәктәбенә кунаклар килде

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
17 апрельдә 1 нче Чирмешән мәктәбенең тарихына багышланган кызыклы чара үтте. Әлеге чарада Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, Мидхат Шәрифуллин, Роберт Фәссахов, Евгений Тимохин, Иосиф Воронцов, мәктәпнең элеккеге директорлары, укытучылар, чыгарылыш укучылары да катнашты.
Очрашу мемориаль үзәктә, белем йортының тарихына багышланган күргәзмәне ачудан башланды. Стендта мәктәпнең тарихын тасвирлаучы фоторәсемнәр урын алган. Ә тарихы кызыклы аның - ул башта чиркәү-приход мәктәбе буларак ачыла, аннары земский мәктәп итеп үзгәртелә. 
Очрашу мәктәптә дәвам итте. Директор В.Плотников кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Ә укучылар кадерле кунаклар өчен кызыклы концерт әзерләгәннәр.
Әлеге чарадан фоторепортаж белән http://www.nashcheremshan.ru/ сайтында таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International