Чирмешән районы мәктәпләре макулатура тапшырган акчага теннис өстәлләре алалар

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
2015 елның январеннан район мәктәпләре макулатура җыю эшен киң җәелдерделәр. Тупланган макулатура килограммы 2 сум 50 тиеннән "Чирмешән райкоопзаготпром" җәмгыятенә тапшырыла, ә кергән акчалар мәктәп ихтыяҗларына тотыла.
Шул чорда барлыгы 373830 кг макулатура тапшырылган, моның өчен 47572 сум акча түләнгән. Бу эштә 1 нче Чирмешән мәктәбе, иске Үтәмеш, кадет мәктәп-интернаты нык тырышалар. Макулатура җыю уку елы тәмамланганчы дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International