Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
22 апрельдә Чирмешән районының Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы узды. Әлеге чарада прокурор ярдәмчесе Михаил Пронин да катнашты. Утырышны әлеге комиссиянең рәисе Р.Ш.Долгополова алып барды.
Утырышта 16 административ эш каралды. Алар буенча 13 ата-анага кисәтү ясалды, барлыгы 700 сумлык 3 штраф салынды. 
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә рейдлар ясалды, Чирмешән, Түбән Кармалка, Иске Котыш, Кара Чишмә авылларында шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормыш-көнкүреш хәлләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International