Чирмешән юлында Утыз Имән кешесенең гомере өзелгән

2015 елның 24 апреле, җомга
Чирмешәннән Казанка уңаена бару юлында ике автомашина бәрелешеп,  һәлакәттә пассажир  хатын-кызның гомере өзелгән.
Фаҗига иртәнге алтылар тирәсендә була. Чирмешәннән чыккан “Шевроле-Нива” автомашинасын йөртүче, нык кызу барып, “Уңга куркыныч борылыш” юл билгесе торган урында, (чистарту корылмаларыннан арырак), каршы юлга чыга һәм алдан килүче  “алтылы”ны бәрдерә.
-Дүрт кеше утырган әлеге “Жигули”ның алда утырган пассажиры - машина йөртүченең әнисе, Утыз Имән авылыннан 43 яшьлек хатын-кыз алган имгәнүләрдән район үзәк больницасында җан бирде. Анда китерелгәндә ул аңында, сөйләшерлек иде әле, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.  - Икенче пассажир - яшь егетнең бәрелүдән кулы сына, машина йөртүче үзе башын имгәтә. Аларга медицина ярдәме күрсәтелде. “Шевроле-Нива” йөртүчесе исә юлга алкоголь кулланган килеш чыгуын таныды. Аның исәнлегенә зыян булмаган.
“Жигули”да утыручылар бу көнне Лениногорский шәһәренә ата-аналар җыелышына барырга дип юлга чыкканнар. Нефть техникумында бергә белем алучы ике егет  (берсе Иске Элмәледән) җыелышка әниләрен утыртып барулары була. 
Марат ГОМӘРОВ.
 http://www.nashcheremshan.ru/ 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International