Мин чуваш теле һәм әдәбиятын 23 ел укытам. Телебез борынгы, һәм аңа әби-бабайларыбызның гасырлар буе туплаган акылы, тәҗрибәсе салынган. Кайсы гына милләт баласы булсаң да, үз телеңне белү зарур. Кабатлап әйтәм, моның өчен мөмкинлекләр бар.
Районның 10 урта һәм төп мәктәбендә, 4 башлангыч мәктәптә 700 дән күбрәк бала фәннәрне татар телендә үзләштерә. Алты мәктәптә укучылар чуваш телен һәм әдәбиятын өйрәнәләр. Девичья Поляна, Сосновка авыллары башлангыч мәктәпләрендә дә чуваш балалары ана телләрендә белем ала. Чуваш мәктәпләрендә 630 бала укый.