Чирмешән районының “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә карауда булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә “Язгы мәрхәмәт атнасы” кысаларында бушлай хезмәт күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр тәрәзәләр, идәннәр юдылар, өй алды бакчаларын җыештыруда ярдәм иттеләр.
Үзәктә исәптә торучы балалар “Яшь гвардия” членнары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветеранына утын кисүдә һәм аны урнаштыруда булыштылар.