Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде, Габдулла Тукайны, иҗатын олылап искә алды.
Әлеге чарада район хакимиятенең Утыз Имәни премиясе лауреатларын да котладылар. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Лашман урта мәктәбе укытучысы Ралия Газыймҗанова һәм Лениногорскида яшәүче якташ, язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхаковалар – яңа лауреатлар.
-Тукай бәйрәмендә без аның сүзләренә язылган “Туган авыл” җырын башкардык, аның күп шигырьләрен яттан да беләбез, - диләр Лашман мәктәбе укучылары Айгөл Абүнәгыймова һәм Айсылу Галиуллина. - Укытучыбызның бүләк алуына да бик шатландык.
Айсылу үзе дә шигырьләр язарга ярата икән, Тукайга багышлап язылганы да бар.
-Без дәрестә Тукайның иҗатын өйрәндек, әдипнең шигырьләрен дә беләм, - ди бу чарага килгән кадет-интернет мәктәбе укучысы Снежана Юрьева.
Кадрия Гамирова.
"Безнең Чирмешән"