Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга тәбрикләү хатлары тапшырылды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатлары тапшырылды. Иске Үтәмеш авылында әлеге хатларны тимурчылар һәм "Салават күпере" балалар берләшмәсе (җитәкчеләре Бәдертдинов И.) активистлары тапшырды. Тыл ветераннары Сәгыйдә Айсина һәм Нурислам Гыйрфанов Президентка игътибары һәм яклавы өчен рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International