Райондашыбыз Мария Арзамасовага - 90 яшь

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Мордва Афонькәсендә туган  якташыбыз картлык көненә кадәр туган авылында яши. Гомере буе “Восход” колхозында эшли: сыер да сава, бозаулар да карый. Бүген иде исәнлеге мактанырлык булмаса да Мария Терентьевна тормышыннан зарланмый, кызы һәм кияве тәрбиясендә матур картлык кичерә. Аны олы бәйрәме белән өч кызы, улы , килен-кияүләре, 9 оныгы да котлый.
Мария бик иртә ятимлек ачысын татый: 8 яшендә әтисез, 12 яшендә әнисез дә кала, үги әтисе тәрбиясендә үсә. Бөек Ватан сугышы да яшүсмернең язмышында эзсез үтми. Ире – Александр Михайлович белән дә тигез гомер кичерү язмаган була, 48 яшендә үк гомере өзелә. Мария ялгызы балаларын үстереп олы тормышка чыгара.
 
Кадрия Гамирова.
http://www.nashcheremshan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International