Атналык планеркада

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Чирмешән  муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин район учреждениеләре, оешмалары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планерка үткәрде. 
Әлеге чарада катнашучылар райондагы оператив хәл, салымнар җыю, матбугатка язылу торышы, шулай ук районның мәдәни һәм спорт ярышлары турында яңалыклар белән таныштылар. Райондагы санитар-экологик хәл турында - район Советының гомуми бүлеге җитәкчесе Айрат Сабиров, хәрби комиссариат начальнигы Дмитрий Палаткин язгы чакырылыш, район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Татьяна Рунова Бердәм хисап үзәге турында чыгыш ясадылар.
"Мәрхәмәтле йөрәк" үзәге директоры "Язгы игелекле эшләр атнасы - игелекле эшләр эстафетасы#ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН" акциясендә башкарылган эшләр, Лашман урта мәктәбе директоры Наил Нуретдинов Бөек Җиңүгә багышлап мәктәптә уздырылган чаралар турында чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International