Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында зур бәйрәм узды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Әлеге бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар - ТР Дәүләт Советы депутаты, «АГРОИНВЕСТ» җәмгыяте генераль директоры Рәис Сөләйманов, депутат ярдәмчесе Игорь Анохин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Елховнефть" НГДУ начальнигы Рөстәм Хәлимов, депутат ярдәмчесе Рүзәл Шәймарданов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина килде. Депутатлар интернатның үзенә һәм биредә яшәүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне шулай ук интернатта яшәүче юбиляр - 90 яшен тутырган Александра Кузина да бүләкләр һәм тәбрикләүләр кабул итте.
Бәйрәм "Үз агачыңны утырт!" акциясе белән тәмамланды. Кунаклар һәм хуҗалар барысы бердәм булып агачлар утырттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International