Сөт җыючылар һәм сөт тапшыручыларның район слеты

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Әлеге чарада Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, сөт җыючылар, сөт тапшыручылар, Чирмешән май-сыр заводы вәкилләре, район активы, авыл җирлекләре башлыклары да катнаштылар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин 2015 елның 1 кварталына йомгаклар ясады. Бу чорда барлыгы 486 тонна сөт тапшырылган, узган елның 1 кварталында әлеге күрсәткеч нибары 356 тонна гына булган. Димәк әлеге күрсәткеч 36 процентка арткан. Динамика күз алдында булса да, көн саен 5,4 тонна гына сөт җыела, әлеге күрсәткечне киләчәктә яхшыртырга кирәк. Иң күп сөт Түбән Кәминкә авыл җирлегендә - 75,8 тонна, Туймәттә - 74,9, Чирмешәндә - 38,7, Бәркәтәдә - 38,7 тонна тапшырылган. Иң аз күрсәткечләр Күтәмә - 6,3, Шешминка - 4, Ульяновка 2,8 тонна, авыл җирлекләрендә. 
Сыерлар саны 1848 башка җиткән, 3,5 процентка арткан. 
Бәйрәмдә иң күп сөт тапшыручыларны бүләкләделәр. Кара Чишмәдән Роза Шәфыйкова 9000 кг, Бәркәтәдән Рәис Төхвәтуллин - 8788 кг, Туймәттән Мидхәт Кәримов 8740 кг сөт тапшырып алдынгылыкка чыктылар. Сөт җыючылардан 1  урында Иске Үтәмештән Минәхмәт Гыйлманов, 2нчедә - Түбән Кәминкә авыл җирлегеннән Алмас Хәйдаров, өченче урында Бәркәтәдән  Мәхмүт Гайнанов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International