Чирмешән районында праймеризлар үткәрелә

2015 елның 4 мае, дүшәмбе
Праймериз, ягъни алдантавыш бирү районның 18 авыл җирлегендә узачак. Аларның нәтиҗәләрен 9 кешедән торган хисап комиссиясе ясаячак. Алдан тавыш бирүдә барлыгы 600 кеше катнаша, аларның яртысы -  бердәмроссиялеләр, калганнары иҗтимагый оешмалар әгъзалары. 
Праймериз нәтиҗәләре 10 июньгә кадәр билгеле була. Шуннан соң инде алда торган сайлауларда катнашачак депутатлыкка кандидатлар билгеле була.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International