Атналык планеркада

2015 елның 5 мае, сишәмбе
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин район оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде. Планерка бүләкләү тантанасы белән башланды. "Чирмешән урманчылыгы" баш хисапчысы Гүзәл Сафиуллинага, ТР Финанслар министрлыгы Казначейлык департаменты әйдәүче белгече - эксперт Камилә Мингалиевага, Чирмешән районы финанс-бюджет палатасының бүлек начальнигы Сирень Әхмәдуллинага Район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, матбугатка язылу кампаниясе, язгы чакырылыш турында мәгълүматлар белән таныштылар. Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова, Әккәрәй мәктәбе директор урынбасары Ирина Евдокимова ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә күрсәтелгән ярдәм турында чыгыш ясадылар. Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат  Шәмсетдинов авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International