"Җиңү кроссы" акциясе узды

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Чирмешәндә узган әлеге акциядә 150ләп мәктәп укучысы һәм укытучылар катнашты. 2000нче елгылар һәм алардан кечерәкләр 2 километрлы дистанцияне йөгереп үтсә, өлкәнрәкләр 3 километрга йөгерде.
Мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, кадет-интернат мәктәбе оештырган әлеге кросста Ульяновка, Иске Кади,  Иске Элмәле, Түбән Кармалка, беренче һәм икенче санлы Чирмешән мәктәпләре аеруча актив катнашты. Җиңүчеләрне  алты яшь категориясендә бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International