Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Иске Үтәмештә Бөек Җиңүнең юбилеена яңа һәйкәл ачтылар
2015 елның 8 мае, җомга
Үзгәртеп корганнан соң, Иске Үтәмештә Ватан сакчысы һәйкәл-обелискын яңадан ачтылар. Хәер, бу урынны Хәтер үзәге – мемориаль комплекс дип тә атап буладыр.
Элеккеге колхоз идарәсе бинасы каршындарак, иркен бакчада урнашкан әлеге объектның эше озаккарак сузылды, әмма барын да җиренә җиткереп, затлы, чыдам итеп ясадылар. Олы юл янәшәсендә дә булгач, үткән-киткән дә аңа күз төшерми калмыйдыр.
Һәйкәл-комплекс янына матур, чыдам брусчатка җәйгәннәр, яктырткычлар урнаштырганнар, керү юлына асфальт җәелгән.
Мондый күләмле, җитди эш, билгеле, чыгымлы, шактый средстволар сорый. Бу яктан искеүтәмешлеләр уңган, “Татнефть“ акционерлык җәмгыяте һәйкәлне ясауга, тирә-юньне төзекләндерүгә 1 миллион сумнан артык акча биргән. Аны юкка сарыф итмәгәннәр, элеккеге обелискны композит полимер материал белән тышлаганнар. Аны ел саен буяп торасы түгел.
Янәшәдәге, аерым обелиск – мемориаль тактага Бөек Ватан сугышында һәлак булган, шулай ук исән кайткан якташларының исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Иске Үтәмештән асылдан-асыл 160 ир-ат яудан кайтмаган, Иске Сережкинодан – 58. Урманасты Үтәмештән – 181. Исән кайтканнар 291 кеше.
-Минем әти дә кайтмады,- ике туганы да ерак җирләрдә үлеп калдылар, - ди Рафаэль Сәяфетдин улы Кашапов. - Дүрт бала ятим үстек. 12 яшьтә үк колхоз эшендә катнаша башладык. Кызганыч, дәүләт тарафыннан гына ярдәм булмады, шуңа хәтеребез калды.
Хәким абый Галиуллин да әтисез үскән, ул фронтта үлгән. Бер әнигә биш бала калдык, миңа ул чакта 9 ай була, -ди ул.
1932нче елгы Әсхәт Зәйнуллин да сугыш чоры баласы. Сугыш аларга да кагылмый калмаган: ике абыйсы, әтисенең энесенең гомерләре вакытсыз өзелгән.
Бүген һәйкәлне кабат ачу тантанасына килгән башка бик күп апалар-абыйлар да кабат үз якыннарын искә төшерделәр, күзләренә яшь килде.
Һәйкәлне, аның тирәсен төзекләндерүгә күпләрнең өлеше кергән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, “Үтәмеш“ җәмгыяте рәисе Айдар Харисов, төзүче-рәссам Муса Вилданов һәм башкалар рәхмәткә генә лаек.
Якташлары – Лениногорскида яшәүче Рәис Сәлимгәрәев, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов бу игелекле эшне башлап, оештырып йөрүчеләр.
“Татнефтегеофизика“ (“ТНГ группа“) генераль директоры Ренат Харисов та бар иде тантанада. Читтә яшәсә дә, Иске Үтәмештә корылучы, төзекләндерелүче барлык объектларда да өлешен кертергә тырыша икән әлеге патриот, юмарт якташлары.
-Бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.- Барыгызны да бөек юбилей, Җиңү көне белән тәбрик итәм. Илебездә бәйрәмнәр бик күп, әмма әлеге бәйрәм – иң зурысы. Без әле әтиләрнең , бабайларның тынычлык, бүгенге тормыш хакына кылган гамәлләрен тулысынча аңлап, бәяләп бетермибез.
Иске Үтәмештә ачылган һәйкәл-обелиск-мемориаль такта түренә веноклар салдылар. Мәктәп укучылары үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте.
Бәйрәмдә Югары Чегодайдан Бөек Ватан сугышы ветераннары, Дан ордены һәм башка бүләкләр ияләре Габделхак Җиһаншин белән Габдрахман Сөләймановларның да катнашуы ямь өстенә ямь булды.
Кадыйр Гомәров.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә.
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты.
28
апрель, 2026 ел
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз