Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына зур тантана узды

2015 елның 10 мае, якшәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен, үзенә күрә хәтер көнен Чирмешәндә дә колачлы итеп үткәрделәр. Тантаналы митингка меңнәрчә кеше җыелды. Араларында сугышта газиз әтиләрен, абыйларын, энеләрен, сеңелләрен, апаларын, ирләрен югалтканнар, ул елларда ачлыктан, юклыктан тилмергән якташларыбыз да шактый. Кайберләре әле дә якыннарын көтә, аларның үлеп калуына ышанмый. 
Тарихта тиңе булмаган, шәһәрләрнең һәм авылларның астын-өскә китергән, аннан да бигрәк миллионлаган кешенең гомерен өзгән бу сугыш ачысын халкыбыз әле дә онытмый, оныта алмый. Инде фашистларны тез чүктереп, Рейхстагка байрак кадалган көннән соң 70 ел үтсә дә, яралар төзәлми. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы – юбилей уңаеннан тәбрикләүләр ирештерде, геройларны, каһарманнарны искә алды, сугыш кичергән югалтулар турында сөйләде. 
-Бу сугыш һәр өйгә, һәр гаиләгә кагылды, чөнки анда һәр совет гаиләсе диярлек якын кешесен югалтты, - диде ул. -70 ел чорда без вакыйгалар масштабы һәм халкыбызның каһарманлыгын күзаллап шуны тоябыз: алар алдагы буыннар хәтерендә мәңге калачак. Без, чирмешәнлеләр, дистәләрчә ел, 9 Майда Мәңгелек ут янында баш иябез. Әлеге ут үткән чорның  ялкыны һәм ярасы, улларын югалткан әниләрнең олы хәсрәте. Сезнең алда баш иябез, ветераннар. Саулык һәм озын гомер телибез! 
Күпне кичергән, күпне күргән җиребездә беркайчан да сугыш уты кабынмасын, безнең балалар һәм оныклар аларга мирас булып калган Җиңү байрагын киләчәктә дә лаеклы йөртсеннәр, бөек Ватаныбызның тормыш хәлен һәм оборонасын һәр яктан үстерсеннәр, ныгытсыннар.
Татарстан Хәрби комиссариатының район бүлеге   начальнигы  Дмитрий Палаткин, ветераннар Советы рәисе Габделбари Галиев, Чирмешән интернат - мәктәбе укучысы Инзил Әбдрәшитов та бәйрәм белән котладылар. Казаннан килгән кунак - республика Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов райондашларыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. 
Елдагыча, ветераннарга аерым хөрмәт күрсәттеләр. Быелгы яңалык шул – Бөек Ватан сугышын узган бабайларны мәңгелек ут янында узган митинг мәйданына җиңел автомашиналарга утыртып алып килделәр. 
Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары 25 кенә калды, тыл хезмәтчәннәре 637 кеше. 
Совет урамы буйлап хәрби форма кигән яшьләр – булачак солдатлар – ил сакчылары марш атлап үтә. Җиргә нык басып торалар. Аларга ышанып була. Алай да беркемнең дә кулына корал алуын теләмибез, тынычлыкны яклап тавыш бирәбез. 
“Парад“та мәктәпләр, Нурлат аграр техникумы филиалы укучылары, полиция, янгын – коткару хезмәте дә марш атлады. Быел район үзәк больницасы коллективы да “команда“ туплаган. Рәтләре тигез, атлаулары, формалары -ак халаттан киенүләре  матур булды. Барлык бу “солдатларга“ рәхмәт!
Тантаналы митинг барышында Билгесез солдат, Азатлык сугышчысы һәйкәлләре түренә, Геройлар Аллеясына веноклар, гирляндалар, чәчәкләр дә салдылар. Һәр оешма ел саен бу изге эшне чын күңелдән, сугышта һәлак булган якташларыбызны хөрмәтләп башкара. Мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухы сөенсен!
 
Райондашларыбыз “Үлемсез полк“ исемле акциядә дә катнаштылар, ягъни митинг мәйданына Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының зурайтылган фоторәсемнәрен алып килделәр, ул рәсемнәрне кулларында күтәреп тордылар. Мәйдан буйлап та үттеләр. Әлеге акциядә район мәктәпләреннән тулаем 800 кеше катнашкан. 
-Мин монда Керкәледә яшәгән бабам Габделхак Минхәеровның фоторәсемен алып килдем, - ди Чирмешәннән Лилия Нуретдинова. - Бүген барыбыз да аны искә алабыз.
Чарада ГАЗ-21 “Авторетро“ клубы да 1945-1979 нчы елларда ук чыгарылган автомобильләрдә, 1936-1953 нче елгы мотоциклларда узды. 
Лашманнан Атлас Сруретдинов та әтисе истәлеге – 1937нче елын ГАЗ-67 машинасын янә кабызган, аны да, ветераннарны утыртып, төп чара урынына алып килде. Нурлатта тимер-томыр арасыннан алынган, 8 клапанлы, 76лы бензинда эшләүче, сәгатенә 60 километр тизлек белән “куучы“ бу гадәти булмаган техниканың митингка элек тә килгәне бар. 
Иртәдән үк еламсырап, яңгыр бөртекләренә чылатып торган бәйрәм тантанасында, алда да язылганча, төп игътибар ветераннарга булды. Алар арасында 90 яшьлек, бик күп орден-медальләр иясе Александр Чупахин да бар. Чирмешәндә яшәүче якташыбыз Курск дугасында да була, сугышны Киевта тәмамлый, анда барган бәрелешләрнең берсендә яраланып, госпитальләрдә дәвалангач, демобилизацияләнә. 
-Сугыш бетү, Җиңү хәбәрен өйдә, эшкә барганда ишеттем, - ди 41 ел  бухгалтер булып эшләгән каһарман якташыбыз. - Җиңү бәйрәме – бик зур бәйрәм. ]
67 яшьлек Рәшит Габдрахманов Аксубай районының Ибрай авылыннан килгән. Якташыбыз – Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның бердәнбер улы ул.
-Рәхмәт, юбилейга дәштеләр, әтидән яшь ярым чакта ятим калганмын, ул һәлак булган. Аннары без Пермьнан әтинең туган авылы Кармышка кайтканбыз. Аннан, тормыш авырлыктан, әнинең туган авылына, Яңа Ибрайга киткәнбез. Гомер шунда үтте. 
Элек, герой гаиләсе булса да, алар әллә ни кадер-хөрмәт күрмәгәннәр, монысы дөрес. Хәзер еш искә алалар икән. Рәшит абый – оптимист ветеран, оста бакчачы, умартачы да. 
Билгеле, ул әтисе белән хаклы рәвештә горурлана, Кармыштагы кардәшләре белән элемтәне югалтмый. 
Бөек Ватан сугышы фронтларына һәм хезмәт армиясенә районнан 19 мең 852 кеше озатыла, шуларның 8мең 534е яудан кайтмый.
Районның 127 гаиләсендә, һәркайсыннан өчәр, хәтта алтышар кеше һәлак булган. 1206 кеше аннан гарипләнеп кайткан, 682 чирмешәнле тоткынлык газабы кичергән.
Бу көнне полиция хезмәткәрләре митинг узган мәйдан янәшәсендә үк солдат боткасы пешерделәр. Ветераннарны бәйрәм мәҗлесендә сыйладылар. Балалар сәнгать мәктәбе каршындагы тынлы оркестр фронт җырларын -көйләрен уйнады. 
Бүген кичке 20 сәгатьтә Яшьләр мәйданында бәйрәм концерты була; бераз соңрак салют аттырачаклар.
 

 

Кадыйр Гомәров.


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International