Балалар ялын оештыру буенча брифинг узды

2015 елның 12 мае, сишәмбе


Җәйге каникулларда быел республикабызда 214 мең 921 бала төрле ял формалары белән тәэмин ителәчәк. Узган ел белән чагыштырганда бу 1 процентка күбрәк. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 1 миллиард 281,33 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу 5 процентка күбрәк.

Балаларның уңайлы шартларда урнашуын да аерым игътибарга алдылар. Менә инде икенче ел рәттән лагерьларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 100 миллион сум акча бүленә. Былтыр 13 лагерь яңартылса, быел уңайлы шартлар 17 лагерьда тудырыла. Өстәвенә, Россиянең башка төбәкләрендә лагерьлар саны кими барган чакта, Татарстанда быел бер яңа алан да барлыкка киләчәк әле. Алексеевск районында өр-яңа “Дубок” аланы быел 120 баланы кабул итәчәк. Аның төзелешенә 100 миллион сум бүлеп бирелгән.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин билгеләп узганча, быел республикабызның стационар лагерына юлламаның норматив бәясе – 14 мең сум (21 көнгә), профильле стационар лагерьга – 12 мең сум (18 көнгә), чатыр лагерына – 5 мең 537 сум (7 көнгә), Кара диңгез яры буенда урнашкан лагерьга – 17 мең 146 сум (18 көнгә), санатор-курорт учреждениесенә – 25 мең 932 сум (24 көнгә) тәшкил итә.

Әмма ата-ана юллама бәясенең бер өлешен генә түли. Шартлар уңайлылыгына һәм лагерьның программасына карап, әти-әниләр кертеме 2-9 мең сум булачак. Калган өлеше исә республика бюджетыннан һәм предприятиеләр тарафыннан компенсацияләнә.

Бер төркем бәхетлеләр, гадәттәгечә, Кара диңгез яр буенда көч җыячак. Бу балаларның ялын оештыруда аерым юнәлеш булып тора. Әлеге эшчәнлекне ел саен “Черноморец” Республика үзәге кулларына тапшыралар. Быел диңгез буена 5600 бала барачак. Барлыгы 7 лагерь эше планлаштырыла, аларның 4се – Краснодар краенда, 18 профильле программа әзерләнгән.

Кырымга да бер төркем балалар барачак. Былтыр малай-кызлар анда “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе белән очсалар, быел бу эшкә яңа “ЮВТ” (“Юго-восток Татарстана”) компаниясе алыначак. Һава юлы чыгымнарын компенсацияләүгә 20 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Былтыр бу компенсация күләме 10 миллион сум иде.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International