9 Май көнне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дан мемориалы һәм әниләр һәм сугыш толлары монументы колоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Әниләр һәм сугыш толлары монументы янында республика җитәкчеләрен яңа өйләнешкән 70 пар каршы алды. Безнең районнан әлеге тантанада Альмир һәм Венера Жораевлар катнашты. Әлеге церемониянең ахырында яшь парлар күккә ак күгәрченнәр очырдылар.