Чирмешән районы прокуратурасы закон бозуны ачыклады

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Чирмешән районы прокуратурасы автомобиль юллары һәм юллар эшчәнлеге турында РФ законнарының үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чирмешән авылындагу урам юллары челтәренең федераль законнарга туры килмәве ачыкланды. Юлларда калкулыклар һәм бәләкәй чокырлар бар, ә алар транспорт чараларының хәрәкәтенә уңайсызлыклар тудыра.
"Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында" законның 13 маддәсе нигезендә җирле автомобиль юлларының иминлеген тәэмин итү җирле үзидарә органнары вәкаләтендә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә әлеге җитешсезлекләрне бетерү һәм урам юллары челтәрен ремонтлауны тәэмин итүне таләп итеп представление чыгарды.
Чирмешән районы прокуратурасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International