Чирмешән районында мал чалу - сугым цехы проекты эшләнә
2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Чирмешән районы фермерлары һәм район хакимияте сугым цехының проект-сметасын әзерлиләр. Аны төзү быел ук башланачак. Бу турыда Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров хәбәр итте.
К.Байтемиров сүзләренә караганда, мондый цех әлегә Чирмешән районында гына түгел, аның күршеләрендә дә юк. Шуңа да әлеге объектка ихтыяҗ зур булачак дип саный ул. Әлеге цехны төзү 12-15 миллион сумга төшәчәк.