Татар теле буенча республика бердәм тестлаштыруы

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Әлеге тестларны 9 сыйныф укучылары тапшырды. Белем дәрәҗәсен тикшерү Чирмешән лицее базасында узды. Анда Чирмешән районының 25 белем бирү оешмасыннан 254 укучы катнашты. Тестлаштыру 2,5 сәгать (150 минут) дәвам итте.
Районга тестлаштыру материалларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Нияз Усманов алып килде.
Укучыларның эшләре төбәк мәгълүматларны эшкәртү  үзәгендә тикшереләчәк. Аның нәтиҗәләре буенча укучыларга татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International