Чирмешән районында алдан сайлаулар праймеризлар үткәрелә

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Райондагы тәүге праймериз 5 майда Иске Котыш авыл җирлегендә үткәрелде. Биредә 27 тавыш бирүче катнашты. 
12 майда Ульяновка авыл җирлегендә уздырылган праймеризда 28 сайлаучы, 9 кандидат катнашты. 13 май көнне партия эчендәге сайлаулар Иске Кади һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә үткәрелде. 
Чирмешән районында "Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирүләре 5 майдан 23 майга кадәр 18 авыл җирлегендә үткәреләчәк.Тавыш бирүчеләр алдында кандидатлар чыгыш ясый, шуннан соң яшерен тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International