Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының VIII утырышы

2015 елның 15 мае, җомга
Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин алып барды. Чарада Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, оешмалар җитәкчеләре, административ комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. 
Район Башкарма комитетының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин, "Россия Саклык банкы" өстәмә офисы җитәкчесе Гөлүзә Ганеева, "Ак барс банк" ААҖ өстәмә филиалы җитәкчесе Диләрә Максумова 2015 елның 3 аенда ЛПХ кредитлары бирү буенча анализ ясадылар. 
Чирмешән район больницасы врач эпидемиологы ярдәмчесе Вера Буракшаева талпан энцефалиты һәм боррелиоз авыруын кисәту буенча башкарылган чаралар турында сөйләде. 
Торак пункларда чисталык турында административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов, Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина чыгыш ясадылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International