Атналык планеркада

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Бүген, 18 майда  Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин район оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде. Планерка районның санитар-экологик хәле турында видеоролик караудан башланды. Райлон Советының гомуми бүлеге җитәкчесе Айрат Сабиров бу турыда чыгыш ясады. 
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, матбугатка язылу кампаниясе, язгы чакырылыш турында мәгълүматлар белән таныштылар. Үзсалым җыю буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, хуҗасыз җирләрне һәм биналарны рәсмиләштерү хакында Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова, күчемсез милекне теркәү буенча ТР буенча Росреестр Идарәсенең Чирмешән бүлеге җитәкчесе Фәридә Сәйфетдинова чыгыш ясады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International