Әлеге чара рухи-әхлакый һәм гражданлык - патриотлык тәрбиясе бирүгә юнәлдерелгән. Безнең районда әлеге акцияне 2 нче Чирмешән мәктәбенең тәрбия буенча директор урынбасары Лариса Павловна Андреева һәм "Созвездие" район оешмасы активистлары оештырдылар. Укучылар "Буыннар теләкләренең тере елъязмасы" дигән китап булдырдылар һәм сугыш ветераннарына теләкләр тупладылар. Әлеге китапта бик күп райондашларыбыз - ветераннар, укучылар, ата-аналар, төрле оешмаларда яшәүчеләр үз теләкләрен теркәделәр. Чирмешәнлеләр сугыш ветераннарына сәламәтлек телиләр һәм Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерәләр.