"Безнең Чирмешән" газетасы өчен тавыш бирик!

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Проектның максаты – күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын да алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр. 
Проект кысаларында республика матбугат чаралары архивыннан уникаль, әлегәчә сезгә билгеле булмаган фактлар белән танышырга мөмкин. 
Хөрмәтле чирмешәнлеләр!
Әлеге конкурста киләсе – 2016 елда 85 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы “Трактор“ - “Ленин юлында“ - “Безнең Чирмешән“ газетасы да катнаша. Якташларыбыз да әлеге чарадан читтә калмаслар -http://tatmedia.ru/legends/58/ сайтында район газетасы өчен тавыш бирерләр дип ышанабыз. 
Тавыш бирү 2015 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бер кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International