Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты территориясе ямьләнә

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Биредә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр йорт-интернат территориясендә 20 төп алмагач утырттылар. Матур клумбалар ясап, аларга төрле төстәге гөлләр утыртылды, ташлардан фигуркалар да ясалды. Территориядә гномиклар һәм аккош сыннары да үз урынын тапты. 
Йорт-интернатта яшәүчеләр прогулкага чыгып, әлеге матурлыкка сокланалар, матур эскәмияләргә утырып ял итәргә яраталар. 
Биредә эшләүчеләр өлкәннәрнең тормышын ямьләндерү өчен көчләрен кызганмыйлар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International