Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Чирмешән музеена картиналар бүләк иттеләр

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Халыкара музейлар көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбе туган як тарихы музеенына укучыларының картиналарын бүләк итте.
Сәнгать бүлеген тәмамлаган Ләйсән Җиһаншина һәм Рәзил Галимов эшләрен хәзер музейга килгән һәр кеше күрә алачак.
-Безнең музей сәнгать мәктәбе коллективы белән тыгыз элемтәдә эшли. Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат эшләре музейның беренче катында урын алган , аларны һәрвакыт кызыксынып карыйлар, - ди музей директоры Алмаз Закиров.- Бу рәсемнәр безнең күргәзмәне тагын да баетачаклар. Сезгә шундый зур бүләгегез өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International