2015 елның 23 маенда Чирмешән районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
23 майда 10 сәгатьтә район мәктәпләрендә соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкалар башланачак. Ә алда исә чыгарылыш класс укучыларын зур сынаулар - чыгарылыш имтиханнары көтә. 25 майда география һәм әдәбият буенча БДИ тапшырыла. Чыгарылыш класслар 28 май һәм 1 июньдә рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнары була. 8 июньдә - җәмгыять белеме һәм химия, 11 июньдә - чит телләр (язма) һәм физика, 15 июньдә - информатика, биология, тарих, татар теле, 17 июньдә чит телдән (телдән)  БДИ тапшырачаклар. Ә калган укучыларны алда көтеп алынган ял - җәйге каникуллар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International