Пенсия фонды гаризалар кабул итә

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
РФ Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 20 мең сумны алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә. Әлеге сумманы алырга теләүчеләргә 2016 елның 31 мартына кадәр гариза язарга кирәк. Әлеге гаризаны РФ территориясендә яшәүче ана капиталына ия булган гражданнар ала. Гаризада СНИЛС һәм ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры кхрсәтелгән булырга тиеш. Үзең белән шулай ук шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банк белешмәсе булу мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International