Чирмешән районына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Министр “Сөлчә“, “Күтәмә АГРОфирмасы“, “Чирмешән АГРО“, “Татагро“, “Лениногорск АГРО фирмасы“, “Репродукт“ чәчүлекләренә яхшы бәя бирде. Ә менә “Чирмешәнагрохезмәтләре“ кырларында сыйфат һәм культура җитешмәвен, темпны көчәйтергә кирәклеген белдерде.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, язгы кыр эшләрендә конкрет һәм зур ярдәм күрсәтүләре өчен, Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде, шул ук вакытта азык культуралары җыюда кирәкле комбайннарның, чапкычларның азлыгын, җитешмәвен әйтте, бу өлкәдә һәм бөртек комбайннары алуда булышлык сорады.Районның күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү ахырына якынлашып килә яки төгәлләнде дә. Шул ук вакытта кайбер басуларга кул тимәгән, техника кермәгән әле. Чиста пар җирләре дә аз түгел.
Әхмәтов шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга субсидия бирү мөмкинлеге хакында үзе сүз башлады. Аның суммасын 3 мең сумга җиткерәсе иде, диде. Әлеге субсидияне кайчан, ничек, күпме бирү турында министр Президент белән сөйләшергә җыена.
3-5 баш сыер тотучыларга бина төзүдә исә республика ярдәм күрсәтергә әзер. Ул мини-фермалар программасы буенча каралган. Дөрес, эш башлаучы,  гаилә фермаларына булышлык мәсьәләсендә конкрет вәгъдә бирү кыенрак, алай да бу юнәлештә федераль дәрәҗәдә нәрсәдер эшләнергә тиеш. 
Сүз уңаеннан. Министр Марат Әхмәтов районда үсемлекчелектә елның уңышлы буласына өметләнүен, яңа җитәкчебез Фердинат Дәүләтшинның эшне оештыра белүен, уңай үзгәрешләр барын әйтте, тик терлекчелектә бүгенге хәлне мактамады, бу тармакта югалтуларның артык күп булуына ишарәләде, күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International