Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы

2015 елның 18 сентябре, җомга
Район комиссиясенең чираттагы утырышында 17 административ эш һәм 3 гариза каралды. Алар арасында балигъ булмаган балаларга тиешле тәрбия бирмәү, балалар сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чараларын үтәмәү, шулай ук яшүсмернең транспорт чарасын йөртүе һәм судта ялган мәгълүмат бирүе кебек эшләр дә бар. Бер ана балаларын Ятимнәр йортыннан кайтаруны сорап гариза язган.
Административ эшләрне карау нәтиҗәсендә 8 кисәтү ясалды, 8 кешегә штраф салынды, балаларын кайтаруны сорап гариза язган ана кешенең үтенече канәгатьләндерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International