Чирмешән муниципаль районының Башлыгы итеп Фердинат Дәүләтшин сайланды

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча депутатлар 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм район муниципаль органнары Советлары депутатларын сайлаулар йомгаклары белән таныштылар. Әлеге мәсьәлә буенча район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин чыгыш ясады.
Депутатлар Чирмешән авыл җирлеге депутаты һәм башлыгы, район Советы депутаты булып сайланган Фердинат Дәүләтшинның Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урыныннан отставкасын кабул иттеләр. 
Һәм район Советы депутатлары Фердинат Дәүләтшин өчен тавыш биреп, аны район башлыгы, Совет рәисе итеп сайладылар. 
Совет утырышында муниципаль район башлыгы урынбасарын, Совет рәисе урынбасарын сайлау мәсьәләсе дә тикшерелде. Фердинат Дәүләтшин әлеге урынга депутат Миләүшә Батыршинаның кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар аның өчен тавыш бирделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International