РФ Пенсия фондының Чирмешән районы идарәсенә гариза язу өчен нибары 2 көн вакыт калды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен ай саен 930 сум 12 тиен акча бирелә. Шуның 716 сум 40 тиене даруларга, 110 сум 83 тиене санатор-курорт дәвалануына, 102 сум 89 тиене тимер юл транспортында, шулай ук дәваланырга бару һәм кайту өчен каралган. Социаль хезмәтләрдән  тулысынча  яки өлешчә генә  дә баш тартырга була.
Социаль пакет яки акча алырга ниятләгән гражданнар елга бары бер тапкыр, 1 октябрьгә кадәр генә гариза яза ала, ел уртасында фикереңне үзгәртү мөмкин түгел.  Моңа бары ике көн генә вакыт калып бара, үкенерлек булмасын. Сораулары булган пенсионерлар РФ Пенсия фонды район идарәсенең клиент хезмәтенә 074 номеры буенча да шалтыратып белешә ала. 
Республикада  ташламаларга ия пенсионерларның 62 проценты акча хисабына социаль хезмәтләрдән тулысынча, ә 70 проценты  дарулардан баш тарткан.
 

 


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International