Иске Элмәле авыл мәдәният йортында "Тормыш матур" дип исемләнгән чара үтте

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган кичәдә "Солнышко" балалар бакчасы нәниләре, Иске Элмәле мәктәбе укучылары һәм авыл мәдәният йорты артистлары чыгыш ясадылар. Мәктәп коллективы әзерләгән "Без яшь чакта" дип исемләнгән презентация дә бик дулкынландыргыч булды. 
Концерттан соң кунаклар һәм барлык катнашучылар да чәй өстәлләре артында сыйланды. Әлеге чарага матди ярдәмне Яңа Элмәле авыл җирлеге күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International