Чирмешәндә автоинспекторга ришвәт бирергә маташкан Оренбург кешесен хөкем иткәннәр

2015 елның 4 октябре, якшәмбе
Суд Оренбург өлкәсеннән 35 яшьлек машина йөртүчене, вазифаи затка ришвәт тәкъдим иткән өчен, 300 мең сум штрафка тарту турында хөкем карары чыгарган.
Әлеге кешене безнең район юлында исерек килеш машина белән идарә иткән хәлдә тоткарлыйлар. Соңрак ул бу хакта төзелгән беркетмәне юк итәр өчен автоинспекторга 30 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә. Йөк машинасы йөртүчене акчаны биргән вакытта тоткарлаганнар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International