Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында зур бәйрәм узды

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына, биредә яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән тәбрикләү максатыннан, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Айрат Гәрәев килделәр. Алар өлкәннәрне тәбрикләп сәламәтлек, тыныч көннәр, матур тормыш теләделәр. Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләкләр дә тапшырдылар. ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр өчен тәм-томнардан сыгылып торучы бәйрәм өстәлләре әзерләтте. Ул да өлкәннәрне тәбрикләп, аларга саулык, тыныч, озын гомер теләде.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ветеран" хоры артистлары әби-бабайлар өчен бик күңелле концерт куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International