Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында балалар чыгышын карарга яраталар

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
1 нче Чирмешән мәктәбе һәм лицей укучылары интернатка концерт белән килделәр. Укучылар биредә яшәүчеләргә җыр-биюләр, шигырьләр бүләк итеп, аларны Өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр. 
Йорт-интернатта яшәүчеләр балалар чыгышын бигрәк тә яратып карыйлар, аларны көтеп алалар. "Мәктәп укучылары концертын көн дә карарга әзер без", - диләр әби-бабайлар. Укучылар исә озакламый яңа концерт программасы белән килергә вәгъдә иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International