Өлкәннәр көнендә үз ветераннарыбызны хөрмәтләдек

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
"Изге йөрәк" үзәге хезмәткәрләре үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан 17 пенсионерны тәбрикләп, аларга изге теләкләрен юлладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Үзәк хезмәткәрләре Чирмешән музее белән берлектә "Өлкәннәргә игътибар һәм кайгыртучанлык бүләк итик" дип исемләнгән фотолар күргәзмәсе дә әзерләделәр. Әлеге күргәзмә өлкәннәргә игътибарны көчәйтү, яшь буында аларга карата хөрмәт, игелек хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International