Прокуратура икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгату яклы

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
2015нче елның март аенда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән Чирмешән кешесе  2 октябрьдә кабат исерек килеш руль артына утыра. Чирмешәннең Титов урамыннан барганда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
Әлеге гражданинны ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
ТР Чирмешән районы прокуратурасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International