"Көзгә сәяхәт"

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Чирмешән үзәк балалар китапханәсендә "Көзгә сәяхәт" дип исемләнгән әдәби чара оештырылды. Әлеге кичәгә кунаклар - 1 нче Чирмешән мәктәбеннән 3 сыйныф укучылары (класс җитәкчесе - Миронова Л.Н.) да чакырылды. Балалар электрон презентация карадылар, көз бүләкләреннән ясалган күргәзмә белән таныштылар. Балалар шулай ук көз турында шигырьләр сөйләделәр, төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда да бик теләп катнаштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International